Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945" китабын чыгарды. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты республиканың район һәм мәктәп китапханәләренә китаплар тапшыру буенча акция уздыра.

Бүген үткәрелә торган акция кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булып китте. Тантаналы шартларда ул шәһәргә истәлекле китаплар тапшырды. Мәктәп укучылары, укытучылар, мәктәп директорлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашындагы чара Җиңү паркының Дан аллеясында узды.

«Һәр мәктәп директорына тантаналы шартларда китап тапшырасы килде. Әлеге китапка без Казан шәһәре буенча да, бөтен республика буенча да документларны керттек. Без Мәскәүгә бардык, Россия кинематография архивыннан кинолар, видеосюжетлар алып килдек. Бөтен республика буйлап уздык, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары белән сөйләштек. Балаларыбызга дөньяның нәрсә икәнлеген төшендерәсе килә. Аларның Җиңүнең нинди кыйммәткә ия булуын аңлауларын һәм онытмауларын телибез. Без китапның, иң беренче чиратта, мәктәп директорларында һәм китапханә мөдирләрендә булуын теләр идек. Бу китап кирәк, бу энциклопедия. Бу – зур хезмәт. Зинһар, аны үз китапханәләрегездә саклагыз. Хәзергә ул берәр экземплярда гына. Эпидемия белән хәл яхшырганнан соң, без аны тиешле күләмдә бастырып чыгарырбыз, ул барлык мәгариф учреждениеләренең, предприятиеләрнең китап өстәленә әверелер, мәктәпләрдә патриотик тәрбия һәрчак югары дәрәҗәдә калсын өчен таратырбыз дип өметләнәм», - диде Гөлнара Габдрахманова.

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов китаплар өчен рәхмәт белдерде. «Бүген, чыннан да, безнең шәһәр, безнең педагоглар өчен бик мөһим вакыйга. Гөлнара Зәкәриевна командасы башкарган зур эшнең зур нәтиҗәсе булган китап алабыз. Бу гади бүләк, гади китап кына түгел.  Бу китап Бөек Ватан сугышы елларында фронтта сугышкан, тылда хезмәт иткән якташларыбыз турында. Гөлнара Зәкәриевна кебек кешеләр ярдәме белән Казанга "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исем бирелде. Бу барыбыз өчен дә бик күңелле һәм без моның белән горурланабыз. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән сезгә һәм сезнең командага зур рәхмәт белдерәм, киләчәктә уңышлар телим һәм иң мөһиме, авырмагыз», - диде ул һәм «Җиңү хаты» китабын бүләк итеп.

Чарада катнашучыларны шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова да сәламләде. «Мондый мизгелдә дәшми калу бик авыр. Сценарийда чыгышым юк иде, әмма кайбер кешеләрнең Бөек Ватан сугышы тарихын үзгәртеп язарга омтылулары турында әйтәсем килә. Бу китапның чыгуы бик вакытлы. Бу бит безнең тарих, ата-бабаларыбызның тарихы һәм без нәкъ менә шул тарихны истә тотарга тиеш. Бу бик зур хезмәт. Бу хезмәт өчен Гөлнара Зәкәриевна командасына рәхмәт әйтәсе килә. Әйе, хәзер Интернетка керү мөмкинлеге бар, аны, шул исәптән, тарихны язучылар да, теләсә нинди мәгълүматтан файдалана ала. Ә бу китап документаль фактларга, реаль саннарга, чын вакыйгаларга нигезләнгән. Балаларым үсеп, оныкларым һәм оныкчыкларым үсеп килә, аларның әлеге тарихны белүләрен, ата-бабаларыбыз белән горурлануларын телим. Тагын бер кат рәхмәт, Гөлнара Зәкәриевна. Бу китап безнең китапханәләр киштәләрендә укучысыз ятмас дип өметләнәм», - диде ул.

Китапны булдырганда РФ Дәүләт архивы, Россия дәүләт социаль-сәяси тарих архивы, Россия дәүләт икътисад архивы, ТР Дәүләт архивы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының тарихи белешмәләре, завод музейлары тарафыннан тәкъдим ителгән предприятиеләр турында белешмәләр, статистик җыентыклар, вакытлы матбугат мәгълүматлары, фәнни-популяр һәм журналистик басмалар материаллары кулланылды.

Аналитик материаллар белән беррәттән, басмада беренче чыганакларга мөһим урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, Фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән. Китапта ветераннарның сугыш еллары һәм армый-талмый эшләгән хезмәт еллары турында шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында бары тик мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Басма яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү, Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.

Җомга, 24 июль 2020, 15:32