Киләсе тәүлектә Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, аерым районнарда томан. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 3-8 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +23..+27˚ тәшкил итәчәк.
2020 елның 28 июленнән 3 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класслы) фаразлана, аерым көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класслы) сакланачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 июль 2020, 14:06