Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 августтан Пенсия фонды идарәсе 2019 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпли башлый. Ул узган ел иминият взнослары кергән иминият пенсияләренә кагылачак.
Традицион индексациядән аермалы буларак, пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арта, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә дә күбрәк. Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум (2020 ел коэффициенты бәясе агымдагы 2020 елда хезмәт эшчәнлеген туктаткан очракта алына)
Иминият пенсияләрен яңадан исәпләүне 42 058 чаллылы алачак.
Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмалары акчаларыннан: тупланма пенсиядән, ашыгыч пенсия түләвеннән һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме дә арттырылачак. Әлеге яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарәче компанияләрнең акчаларын инвестицияләү нәтиҗәләре белән дә бәйле.
Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү 200 пенсионерга кагылачак, шул исәптән 142 ашыгыч түләү алучыга һәм 145 тупланма пенсия алучыга. Аларның айлык түләүләре 2019 елга инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректлау коэффициентын исәпкә алып арттырылачак. Тупланма пенсия өчен ул 9,1% тәшкил итәчәк, пенсия тупланмаларын финанслашу дәүләт программасында катнашучылар ала торган ашыгыч пенсия түләү өчен коэффициент 7,9% тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 28 июль 2020, 11:59