«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс
университеты белән берлектә 2020 елның июнь-июль айларында Россия
Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре һәм төбәкләр башкалалары
мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Яр
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев әлеге рейтинг нәтиҗәләре буенча 6 нчы
урынны били.
Тикшеренү объектлары булып Россиянең 88 шәһәре
мэрлары алынды. Алар арасына Россия Федерациясенең барлык субъектлары
башкалалары җитәкчеләре дә керә, шундыйлардан биш эре финанс-икътисадый
үзәк: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольяттины атап үтәргә була. Рейтингка
Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 29 июль 2020, 08:03