Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыдагы "Этюд" спорт мәктәбе шахматчыларының Абхазия шахматчылары белән икенче матчы chess.com платформасында узды. 14 кешедән торган команда 10'+2 исәбе белән ике партия уйнады. 16-12 исәбе белән Абхазия командасы җиңде, бу елның 12 маенда узган беренче матчта җиңелгән өчен реванш алды.

Чаллы командасы арасыннан иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән уенчылардан: Леонид Ефимов, Яна Магизова, Тимур Гыйлемханов һәм Никита Еремеевны атап китү урынлы булыр, алар микроматчларда 2:0 исәбе белән җиңделәр. Ярышлар "Этюд" шахмат мәктәбе һәм Абхазия шахмат федерациясе тарафыннан оештырылды.

матч таблицасы

Чәршәмбе, 29 июль 2020, 11:04