Хөрмәтле Чаллы мөселманнары!
Корбан бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу изге бәйрәм күп гасырлар дәвамында исламда иң олылардан санала.
Ул – гөнаһлардан пакьләнүгә һәм тәүбә итүгә,
яхшылыкка өнди, гөнаһлы эшләрдән тыя. Бу көннәрдә аз керемле
һәм мохтаҗ кешеләргә күрсәтелгән мәрхәмәт, кайгыртучанлык аларның йөрәкләрен җылыта, игелек һәм гаделлеккә ышанычны
ныгыта.
Изге бәйрәмдә кылынган догалар барыбызга да рухи көч өстәсен, киләчәккә
өмет китерсен, күңелләрне җылылык, шатлык һәм тынычлык белән
тулыландырсын, ә туганнарыбыз һәм якыннарыбыз өчен сәламәтлек,
өйләребездә һәм гаиләләребездә, яраткан шәһәребездә һәм туган
Татарстаныбызда иминлек сорап кылган догалар тормышка ашсын.
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 июль 2020, 03:30