Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 7 августта Яр Чаллыда шәһәрнең тарихи урыннары буенча велоквест узачак. Бу логик уен, спорт ярышлары һәм экскурсия элементларын үз эченә алган команда ярышы, шәһәр белән танышуны мавыктыргыч сәяхәткә әверелдерүче ярыш. Чарада катнашучылар 18:00 сәгатьтә "Тәүбә" мәчете янында җыелачак, төп туристик маршрут нәкъ шуннан башлана.

Анда квестта катнашу кагыйдәләре яңгыраячак һәм маршрут картасы биреләчәк. Һәр этапта команда яңа бирем алачак. Катнашучыларны юл буйлап проектның вәкиле озата бара. Велоквест нәтиҗәләре маршрутның соңгы объектында ясалачак. Команда ун кешедән торачак, үзең белән битлекләр һәм перчаткалар булу мәҗбүри.

Катнашу өчен 8(8552)71-39-81 телефоны яки "Велоквестта катнашырга телим" тамгасын күрсәтеп Instagramдагы @MUSEUMCHELNY аша язылырга була.



Чәршәмбе, 29 июль 2020, 13:51