Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов Шамил Усманов урамында Вахитов проспектыннан алып Татарстан урамына кадәр участокта ремонт барышын тикшерде. Эшләр «ПАД» МУП көче белән алып барыла. Ремонт бәясе – 200 млн сум. Ремонт кысаларында биредә 250 яңа парковка урыны барлыкка киләчәк, урам участогы буйлап 70 яктырту баганасы һәм 140 яктырткыч куелачак.

Бүгенге көндә яңа җәяүлеләр тротуарларын, борт ташларын төзекләндерү, машиналар йөрү өлешен киңәйтү һәм парковка урыннарын төзекләндерү буенча эшләр алып барыла. "Үтәлеш проценты 30% тәшкил итә. Без тигезләү катламын җәйдек, хәзер шлифовка бара. Бу өске катлам максималь тигез булсын өчен эшләнә. Вахитов проспектыннан Автозавод проспектына кадәрге участокта борт ташын җәю төгәлләнде. Икенче участок калды. Җылылык үткәрүчеләр белән параллель эшлибез. Бу соңыннан асфальтны ачмас өчен эшләнә. Шуңа күрә безнең ремонт кысаларында алар үз эшләрен башкаралар", - дип сөйләде "ПАД" МУП директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Анисимов.

Ремонттан соң урамның ремонтлана торган участогында 140 юл билгесе һәм җиде ясалма юл тигезсезлеге барлыкка киләчәк: «Барлык куркынычсызлык элементларын да исәпкә алырга кирәк, чөнки биредә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә маршрутлар уза. Ясалма юл тигезсезлекләре, җәяүлеләр кичүе, билгеләр – барысы да булырга тиеш», – дип билгеләп үтте Фәрит Сәлахов.

Эшләрне сентябрьгә төгәлләргә ниятлиләр.

Пәнҗешәмбе, 30 июль 2020, 13:41