Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 131 ишегалды төзекләндереләчәк. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов 47 комплекста эш барышын тикшерде.


"Эшләрне яңартабыз. Барысы да объектларга чыга. Шәһәрдәшләребезгә мөмкин кадәр азрак уңайсызлыклар булачак, чөнки программа алар өчен генә тормышка ашырыла. Бу программа өчен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәт. Программа үзе башта өч ел үтәү срогы белән күздә тотылган иде. Хәзер әлеге программаны үтәү вакыты биш ел тәшкил итә. Быел 131 ишегалды бүлеп бирелгән лимитлар кысаларында башкарылачак", - диде Фәрит Сәлахов. – "Машиналар йөрү өлеше бар, яңа парковка урыннары, тротуарлар, яктырту, уен мәйданчыклары, кече архитектура формалары, эскәмияләр – программада каралган барлык кирәкле эшләр, алар һәр конкрет ишегалдына бүлеп бирелгән лимитлар кысаларында башкарылачак".

Пәнҗешәмбе, 30 июль 2020, 16:11