Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Бүген Яр Чаллыда, бөтен илдәге кебек үк, Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр. Быел Һава-десант гаскәрләре оешуга 90 ел тула. Тантаналы чара "Ватан-ана" мемориалы янында узды. Чаллы халкын бәйрәм белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

"Һава-десант гаскәрләре - илебез Кораллы көчләренең элитасы һәм горурлыгы гына түгел, бөтен җәмәгатьчелек горурлыгы да. Бу ел үзенчәлекле. Безнең илдә Һава-десант гаскәрләре төзелүгә 90 ел", - диде Наил Мәһдиев һәм быел Яр Чаллы шәһәренә дә 90 ел тулуын билгеләп үтеп. - "Тарихка күз салсак, Һава-десант гаскәрләре эшләгән чорда, Бөек Ватан сугышы елларында да, тыныч вакытта да үз-үзләрен аямыйча, кыюлык һәм түземлек күрсәттеләр. Һава-десант гаскәрләре ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре. Бүген Яр Чаллы шәһәрендә 1,5 мең ир-ат яши, алар Һава-десант гаскәрләренең кырыс, яхшы мәктәбен узган. Бу полк диярлек. Мин ышанам ки, Һава-десант гаскәрләрендә алган иң яхшы сыйфатлар сезгә тормышта ярдәм итәр".

Шәһәр башлыгы батырлык һәм хәрби бурычка тугрылык, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен һәм Һава-десант гаскәрләре оешуга 90 ел тулу уңаеннан Рәхмәт хатлары тапшырды.

Котлауларга Яр Чаллының Әфганстандагы сугыш ветераннары оешмасы рәисе Эдуард Фомин һәм «Десантчылар союзы» җирле бүлекчәсе рәисе Михаил Клюшин да кушылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Һава-десант гаскәрләренең "туган көне" дип рәсми рәвештә 1930 елның 2 августы санала.

Бүген Советлар Союзы Герое Василий Филиппович Маргеловка һәйкәл ачу тантанасы булды.

Якшәмбе, 2 август 2020, 14:18