Хәзерге вакытта Яр Чаллыда лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясенең 808 очрагы
теркәлгән. Бу хакта бүген онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең сәламәтлек
саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. 618 кеше
коронавирус инфекциясеннән терелде. 85 кеше медицина күзәтүе астында кала. 6
398 кеше медицина күзәтүеннән төшерелде.
"Сәүдә үзәкләрендә дә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган кибетләрдә дә
хокук бозулар бар. Аларның күбесе – кичке вакытта", - дип билгеләп үтте
Илгизәр Бариев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 август 2020, 08:51