Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда агымдагы елның I яртыеллыгында социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус белән хәл күпчелек предприятиеләр күрсәткечләренә уңай йогынты ясамады, әмма җитештерү үсешен тәэмин итә алганнары да бар.


"Бары тик ике тармак буенча гына без сәнәгать җитештерүе индексы күрсәткечләрен 100%тан югарырак алдык: бу - металлургия һәм әзер металл эшләнмәләр җитештерү, шулай ук азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү", - дип ассызыклады Наталия Кропотова.

Беренче яртыеллык күрсәткечләренә «КАМАЗ» ААҖнең эш нәтиҗәләре турыдан-туры йогынты ясады.

Пандемиягә карамастан, җитештерү үсешен тәэмин иткән предприятиеләр дә бар.

Моннан тыш, шәһәрдә яңа производстволар барлыкка килде.

Дүшәмбе, 3 август 2020, 10:21