Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы блогерлары һәм авторлык массакүләм мәгълүмат чаралары Бөтенроссия халык санын алу конкурсында катнаша ала. Конкурс «Просто о сложном. Интеллектуальный контент в новых медиа» конференциясе кысаларында уза. Әлеге масштаблы чарада 18 яшькә җиткән, тематик сәхифәне алып баручы яки YouTube, «Вконтакте», «Одноклассники», «Facebook», LiveJournal, Яндекс. Дзен, Instagram, Habr, Pikabu, Tik-Tok, шулай ук үз сайтларында массакүләм мәгълүмат чарасы лицензиясенә ия булмаган онлайн-мәйданчыкларда подкаст ясаучы затлар катнаша ала. Эшләр түбәндәге темалар буенча кабул ителә: Россиядә һәм дөньяда халык санын алу тарихы; халык санын алуның социаль һәм икътисадый үсеш өчен әһәмияте; аерым төбәк, шәһәр, район, авыл өчен халык санын алуның әһәмияте; алда торган халык санын алуның яңа санлы форматы; халык санын алуның нәтиҗәләре, аларны куллану; автор темалары.

Үз гаризаларыгызны 1 сентябрьнең 12:00 сәгатенә кадәр blogs@strana2020.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Конкурс эшләрен "облачко"га беркетергә һәм аларга керү өчен сылтамалар калдырырга мөмкин. Сентябрь аенда жюри җибәрелгән барлык проектларны да караячак. Иҗади конкурста җиңүчеләрне 2020 елның 16 сентябрендә 12:00 сәгатьтә strana2020.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдәге халык санын алу битләрендә игълан итәчәкләр. Җиңүче проектларны тормышка ашыру 6 октябрьдән 3 декабрьгә кадәр барачак, аннан соң эшләнгән эшләргә бәя биреләчәк һәм призлар тапшырылачак. Иң яхшы тормышка ашырылган эшләрнең авторларына акчалата бүләкләр биреләчәк: беренче урын өчен – 30 000 сум, икенче урын өчен – 20 000 сум, өченче урын өчен – 10 000 сум.

Дүшәмбе, 3 август 2020, 13:34