Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Җиңүнең 40 еллыгы урамында төзелә торган яңа боз аренасы «КАМАЗ», Гренада паркындагы футбол манежы – «Победа» дип аталачак. Яңа спорт объектларының исемнәрен Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев яңгыратты. 52 комплекстагы төзелеп килүче ясалма бозлы ябык түбәле шугалакның әзерлеге 75% тәшкил итә. Футбол манежы 91%ка әзер.

"Объектлар финиш сызыгына якынлаша. Боз аренасы «КАМАЗ» дип исем йөртәчәк. Бу –төрле вакытта эшләгән һәм хезмәт куйган меңләгән КАМАЗ коллективы хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү. Футбол манежы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Җиңү – футболчылар өчен дә, илебезнең барлык халкы өчен дә иң мөһиме", – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 4 август 2020, 09:32