Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев төзелеп килүче спорт объектларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Башта ул районда 52 нче комплекс барлыкка киләчәк боз аренасын карады, аннары футбол манежының төзелеш мәйданчыгында булды. Ясалма бозлы ябык шугалак 75%ка әзер инде. Бүген объектта бизәкләү эшләре, инженерлык челтәрләрен һәм витражларны монтажлау, территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Спорт объекты "Спорт - тормыш нормасы" федераль программасы нигезендә "Демография" илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Спорт объекты 230 урынга исәпләнгән. Биредә хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр. Боз аренасын файдалануга тапшырганнан соң барлык теләүчеләр өчен ирекле шуу оештыру планлаштырыла. Шугалакка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала.

Наил Мәһдиев җаваплы затларга чаллылыларны ирекле шуу өчен шартлар тудырырга кушты. "Машинада килүчеләр өчен парковканы карарга кирәк. Расписание кичке якта, эштән соң килә торган иттереп ясарга, ә ял көннәрендә балалар белән килеп тимераякта шуарлык итеп ясарга кирәк. Бәяләр кулай булырга тиеш", - диде мэр.

Хәзерге вакытта футбол манежының әзерлеге 91% тәшкил итә. Хәзер төзүчеләр бизәкләү эшләрен башкара: тышлау, түшәм һәм фасадны тышлау, шулай ук ясалма идән урнаштыру өчен әзерлек эшләре. Футбол кырының күләме – 90-45 метр. Спорт корылмасының гомуми мәйданы 5 580 квадрат метр, озынлыгы – 100 метр, киңлеге – 50 метр. Спорт объекты «Победа» исеме бирелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, спорт объекты Яр Чаллыга ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләк ителде. Эшлекле сәфәр барышында Наил Мәһдиев, манеж төзелеше барышында Гренада паркы территориясендә яшел үсентеләрне саклап кала алганын ассызыклады: "Төзелешкә эләккән кайбер агачлар гына алынды. Без КАМАЗ һәм шәһәр төзүчеләре тарафыннан оештырылган паркны саклап кала алдык". Быел шәһәрнең спорт инфраструктурасын берьюлы өч яңа объект тулыландырачак. Бу - "Юбилейный" бассейны, "КАМАЗ" боз аренасы һәм "Җиңү" ябык футбол манежы. "Шәһәрдә бер генә объект та тукталмады. Вакыты гына күчерелергә мөмкин, әмма барлык объектлар да финанслана һәм төзелә. Безнең шәһәребезгә карата Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән шәһәр өчен шундый әһәмиятле объектлар барлыкка килә. "Юбилейный" бассейнын ачтылар, аннары "КАМАЗ" боз аренасы, футбол манежы булачак", – диде мэр.

Сишәмбе, 4 август 2020, 11:50