Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, шәһәрнең Үзәк районындагы 40 нчы комплексында булып, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышын тикшерде. Биредә алты ишегалды реконструкцияләнергә тиеш, аларда 12 күпфатирлы йорт урнашкан. Объектта ял көннәрендә дә эшләүче төзүчеләр сүзләренә караганда, әлеге мәйданчыкта эшләр 15 августка тәмамланачак.

Әлеге торак районында, башка еллардагы кебек үк, республика программасында каралган җиде төр эш башкарыла: юлларны, тротуарларны һәм яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр, чүплекләр һәм балалар уен җиһазларын, каты-көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру.

ТИҮ рәисе Римма Газизова төзүчеләргә җитди дәгъвалар булмавын, ә микрорайонда яшәүчеләрдән килгән кайбер кисәтүләр эшләрнең барышы буенча каралуын әйтте. Наил Мәһдиев, мәйданчыкны караганда, кешеләр, чыннан да, төрле тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәләр, дип билгеләп үтте. "Кемгәдер бюджетта планлаштырганнан күбрәк кирәк. Һәр ситуацияне аерым карыйбыз. Мөмкинлек булса, парковка ясыйбыз", - дип аңлатты ул. – Быел планлаштырылган 131 ишегалды да ремонтланачак. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов инициативасы белән республика программасы буенча ишегаллары саны кимемәячәк. Халыкка вәгъдә ителгән барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылачак", - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта 70 ишегалды эшләнелә. Алар төрле стадияләрдә тәмамлау. Төзүчеләр мәгълүматларына караганда, шәһәр буенча башкарылган эшләрнең гомуми күләме 34% тәшкил итә. 2020 елда Чаллыда 1 млрд 280 млн сумлык 131 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Сишәмбе, 4 август 2020, 12:36