Яр Чаллыда төзүчеләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылган Залесный проспектында капиталь ремонт эшләрен
төгәлләделәр. Башкарылган эшләрнең сыйфатын бүген шәһәр мэры Наил
Мәһдиев тикшерде.
2,7 км озынлыктагы машиналар йөрү өлеше һәр юнәлештә ике хәрәкәт
полосасыннан тора. Төзүчеләр асфальтның яңа катламын, монолит борт ташын
җәйделәр, юл билгеләре урнаштырдылар, җәяүлеләр кичү юлларын тәртипкә
китерделәр, юл тамгасы билгеләделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 август 2020, 13:25