Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстан Эчке эшләр министрлыгы чаллылыларга интернет-мошенникларның корбаны булмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерә. Полицейскийлар гражданнарны уяу булырга чакыра һәм таныш булмаган затларга, аларның электрон счетларына һәм "кесәләренә", смста күрсәтелгән координаталар буенча кәрәзле телефон счетларына акча җибәрмәскә, җавап итеп шалтыратмаска киңәш итә.

Мошенниклар үз счетларына акча салдырту өчен, теләсә нинди хәйләгә барырга мөмкиннәр.  Җинаятьчеләр шалтыратканда үзләрен банк куркынычсызлыгы хезмәткәре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип танытып торле ялган мәгълүматлар җиткерергә сәләтле. Шулай ук көтелмәгән приз һ.б. тәкъдим итә алалар. Аны алу өчен, тиешле счетка акча күчерергә сорыйлар. Кайбер гражданнар шуның нәтиҗәсендә акчаларыннан колак кагалар да инде.


Пәнҗешәмбе, 6 август 2020, 11:21