Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. 4/08 йорты янындагы чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашты.


"Сезнең бу бәйрәмгә килергә вакыт табуыгыз бик сөендерә. Чөнки кайда яшәүгә һәм вакытыбызны ничек үткәрүгә битараф булмау – иң мөһиме", - дип сәламләде җыелучыларны Башкарма комитет җитәкчесе.

 Моннан тыш, бүген биредә республика гранты буенча урнаштырылган балалар мәйданчыгы ачылды, аны ТИҮ откан иде.

Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов сөйләгәнчә, район территориясендә 29 территориаль иҗтимагый үзидарә теркәлгән: "Быел, грантларда катнашып, безнең районның территориаль иҗтимагый үзидарәләре өстәмә рәвештә 4 миллион 931 мең сум акча җәлеп иткән. Ә соңгы биш елда-30 миллион сумнан артык", - дип билгеләп үтте ул.

Сишәмбе, 4 август 2020, 18:50