Бүген Президиум III чакырылыш Шәһәр Советы депутатларының соңгы утырышын
үткәрү датасын билгеләде. Ул 11 августта 14:00 сәгатьтә Башкарма
комитетның 400 нче залында, санитар куркынычсызлыкның барлык
нормаларын исәпкә алып үткәреләчәк.
Моннан тыш, парламентарийлар булачак утырышның көн тәртибенә 14 мәсьәлә кертте. Депутатлар бюджетның үзгәртелгән параметрларын раслаячак, кайбер норматив-хокукый актларны федераль законнарга туры китерәчәк һәм башка мөһим мәсьәләләрне караячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 август 2020, 11:42