Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының яңа микрорайоннарында яшүсмерләр-яшьләр клублары барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгълүматны капиталь ремонттан соң «Ровесник» яшьләр-яшүсмерләр клубын ачу тантанасында Наил Мәһдиев җиткерде. Ял итү учреждениеләре 63, 13, 38 комплекста урнашачак. «Урыннар билгеләнде. Без хәзер бу мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез. 63 комплекста социаль ипотека буенча файдалануга тапшырылган йортларның берсендә 600 кв метр мәйданлы яшүсмерләр клубы планлаштырыла. Шундый ук мәйданнарны без яңа микрорайоннарда 3-5 яшүсмерләр клубы барлыкка килсен өчен башка микрорайоннарда да эзлибез», – диде мэр.

Бүген автокалада шундый 26 клуб эшли.

Чәршәмбе, 5 август 2020, 17:13