Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Бүген капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә «Ровесник» яшьләр-яшүсмерләр клубы ачылды. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Клуб бинасы 45/13 йортында урнашкан һәм 40 ел элек файдалануга тапшырылган. Шул вакыттан бирле  биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән. Төзүчеләр бу елның март аенда ремонт эшләренә керештеләр һәм 120 квадрат метр мәйданлы бинага икенче сулыш өрделәр. Объектта эшләрне Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендәге «Медик» компаниясе башкарды.
"Балачагында без дә яшүсмерләр клублары аша уздык, анда кемдер хоккей уйнарга, кемдер футбол уйнарга, музыка уен коралларында, шахмат уйнарга өйрәнде, яшүсмерләр клублары балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә кирәкле. Якын арада безнең балалар күңеленә хуш килгән шөгыльләрне таба алачак", – диде Наил Мәһдиев,төзүчеләрнең сыйфатлы эшен билгеләп. Наил Мәһдиев төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: "Безнең төзүчеләр эшли белә. Мактау аларга!" ,- дип өстәде ул.

Ремонт бәясе 2 млн 700 мең сум тәшкил иткән, шуның 440 мең сумы үзәкнең матди-техник базасын ныгытуга юнәлдерелгән.

Мэр педагоглар белән аралашты. Александр Трещеткин билгеләп үткәнчә, аның дәресләрендә балалар төрле уен коралларында өйрәнәләр - яшьләрнең кызыксынуы бар - 40лап кеше язылган.

Клубның икенче залы бию дәресләре өчен билгеләнгән һәм биредә зумба үткәреләчәк.

Бүген "Ровесник" яшүсмерләр-яшьләр клубында 100гә якын кеше шөгыльләнә. Аерым алганда, балаларны барабан, вокал, хореография, театр осталыгына, видеога төшерүгә өйрәтәләр. Бу якын-тирә комплексларда яшәүчеләр генә түгел: 42,43,44 комплекс, чаллылылар һәм ЗЯБ һәм ГЭС бистәләрендә яшәүчеләр дә.

Клубның тагын бер залы вокал дәресләре өчен билгеләнгән, социаль челтәрләрдә видеога төшерү, монтажлау һәм алга этәрү буенча дәресләр дә оештырылачак. Шулай итеп, журналистлар шәһәр мэрыннан кечкенә генә интервью алдылар.

Яшүсмерләр клубларын ремонтлау Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республика программасы кысаларында башкарыла. Программа 2015 елда старт алды һәм безнең шәһәрдә бу вакыт эчендә 25 яшүсмерләр клубы ремонтланды (барысы 26).

Чәршәмбе, 5 август 2020, 17:24