Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллының 17 нче мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачылды. Тантанада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Шәһәр Советы депутатлары Венера Туктарова, Әбделхак Батюшов катнашты. Спорт мәйданчыкларын төзү проекты «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан башлап җибәрелде. 2013 елдан башлап шәһәрдә «Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары төзү» республика программасы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 86 спорт мәйданчыгы барлыкка килде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 17 нче мәктәп командасы волейбол буенча 6-8 нче сыйныф кызлары арасында беренчелектә, 7-8 нче сыйныф кызлары һәм малайлар арасында баскетбол буенча 1 нче урыннарны яулады. 2018/2019 уку елында мәктәп Яр Чаллы шәһәре мэрының волейбол буенча Кубогына ия булды.

"Яр Чаллы – спорт шәһәре. Без алга таба да шундый объектлар төзергә ниятлибез. Спортта уңышлар телим. Без сезнең физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнүегез өчен барысын да эшлибез", - диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы спортчыларга яңа спорт җиңүләре теләде һәм баскетбол тубында үз автографын калдырды.

Быел Чаллыда биш спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Алар 3, 17, 23, 11, 22 нче мәктәп территорияләрендә урнашкан.

Чәршәмбе, 5 август 2020, 17:33