«Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү
волонтерлары» ТРО Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, «Бердәм Россия» партиясенең җирле штабы һәм Автозавод
районы ветераннар Советы Рәисе белән берлектә Бөек Ватан сугышы
ветераннары Мизхәт Гыйләҗ улы Гыйләҗев һәм Иван Николаевич Канидиевка ашыгыч чакыру
төймәсе белән җиһазландырылган кәрәзле телефоннар тапшыру өчен бардылар.
Зур кнопкалар, гади меню-ветераннар заманча гаджеттан җиңел файдалана
алсын өчен барысы да каралган. Шулай ук ветераннар бушлай элемтәгә сертификат һәм
теләсә кайсы вакытта туганнары, волонтерлар, социаль яки медицина
хезмәткәрләре белән элемтәгә керү мөмкинлеге алдылар.
Әлеге чара кысаларында Яр Чаллыда 50дән артык ветеран телефон һәм
сертификатлар алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 7 август 2020, 11:35