Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Чаллыда Евгений Батенчукны искә алдылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Шәһәр башлыгы төзелеш тармагы ветераннары белән аралашты.

Тантаналы чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Разаева алып барды. Ул Евгений Батенчукның тормыш юлы белән таныштырды, аның белән бергә эшләвен сөйләде.

Әлеге һәйкәл 2002 елның 10 нчы августында ачылган иде. 

Бөек төзүчене Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, «Домкор» төзелеш компаниясе генераль директоры Мөнир Гайнуллов искә алдылар.

 Чарада шулай ук Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләев һәм Евгений Батенчукның кызы Татьяна да катнашты.

"Евгений Никанорович Батенчукның тарафдарлары һәм укучылары үз командаларының иң яхшы традицияләрен дәвам итәләр. Яр Чаллы шәһәре төзелә. Без ел саен 300 мең кв метрдан артык торак төзибез. Бу яхшы күрсәткеч. Бүген без социаль-мәдәни өлкәгә 15 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертүгә ирештек. Комсомол районында быел өч яңа балалар бакчасы төзелә, «Энергетик» мәдәният сарае, онкодиспансерның республика филиалы ремонтлана. Легендар "Батя"ның хезмәте бүген чын эшләрдә дәвам итә", – диде Наил Мәһдиев.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев Яр Чаллы халкын якынлашып килүче Төзүчеләр көне белән котлады. "Кадерле дуслар, хезмәттәшләр, якташлар республика җитәкчелеге, министрлар кабинеты, Төзелеш министрлыгы исеменнән сезгә башкарган авыр хезмәтегез, ирешкән уңышларыгыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Евгений Никанорович үзенең китабында язганча, 25 ел эчендә шундый матур йорт салу өчен дөнья тарихында прецедентлар булмаган. Барыгызга да зур рәхмәт!" ,- диде ул.

Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм рәсми фотога төшү белән тәмамланды. 

Җомга, 7 август 2020, 15:35