Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев "Җәмиг" мәчете төзелешенең барышы белән танышты. Төзелеш мәйданында алты блоктан ике блок буенча монолит тимер-бетон эшләре тәмамланган. Киләсе этапта төзүчеләр дүрт минарет коруга керешәчәкләр. Алар кыш җиткәнчегә кадәр, су коену корылмасын да кертеп, төп бина буенча эшләрне тәмамларга планлаштыралар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект буенча мәчет биш гөмбәзле дүрт манаралы бинадан гыйбарәт. Мәчетнең үзәк гөмбәзе 31 метр биеклеккә ия, аның диаметры 19 метрга җитә. Мәчет бер үк вакытта 3 200 кешене сыйдыра алачак. Моннан тыш, мәчет каршындагы мәйданда дини бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә якын дин тотучы урнаша ала.

Беренче этапта төзелешкә 240 млн сум кирәк. Бүгенге көндә 70-80 млн сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылган. Төзелеш эшләре Алексей Горшков җитәкчелегендәге «АНГ Холдинг» компаниясе җитәкчелегендә алып барыла. Әлеге мәчет төзелешенә финанс ярдәме фонды директоры Уел Хөсәенов билгеләп үткәнчә, кешеләрдән сәдакага килгән акчаларга төзелә: "Кешеләр объектта эшләр барганын күрә. Күп кешеләр килә: яше дә, өлкәне дә. Беренче яртыеллыкта без 18 млн сумнан артык акча җыя алдык".
Шәһәр башлыгы объектны төзүне шәхси контрольдә тотуын билгеләп үтте.

Нуленче катта конференц-зал урнаштыру планлаштырыла, анда мастер-класслар үткәреләчәк.

Очрашу барышында киләсе җомга намазының булачак мәчет бинасында үткәреләчәге турында хәбәр ителде.
Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелешенә символик таш салу тантанасы 28 ел элек, 1992 елда ук булды.

Җомга, 7 август 2020, 18:08