Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                             Хөрмәтле төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре!,

                                                  тармак ветераннары!

                                         Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!


Яр Чаллы өчен төзүчеләр көне-үзенчәлекле бәйрәм. Безнең танылган архитекторлар, проектлаучылар, инженерлар, эшчеләр һәм башка төрле һөнәр ияләренең Җиңү елъязмасы Түбән Кама ГЭСы һәм Зәй ГРЭсы корылмаларыннан башланды. Аннары дөньяда иң эре автомобиль заводын һәм яңа заманча шәһәрне төзү буенча куәтле эш башкарылды. Безнең төзүчеләрнең батырлык казанышлары Чаллы һәм Татарстан тарихына гына түгел, ә Россия тарихына да алтын хәрефләр белән язылган.
Беренче төзүчеләрнең хезмәт казанышлары эстафетасын чаллылыларның хәзерге буыны эләктереп алды. Алар яңа технологияләр һәм заманча төзелеш материалларын үзләштерәләр, җитештерелә торган эшләрнең сыйфатын күтәрү һәм төзелеш индустриясенә инновацияләр кертү өстендә армый-талмый эшлиләр. Болар барысы да алар төзегән торак йортларда, спорт һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларда, уникаль сәнәгать корылмаларында чагылыш таба.
Пандемия белән бәйле катлаулы хәлләргә карамастан, безнең төзүчеләр үзләренә йөкләнгән бурычларны үтиләр. Быел 350 мең кв метр торак, өч балалар бакчасы, Гренада паркындагы футбол манежы, Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы ябык шугалак һ. б. файдалануга тапшырылачак. «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру бу елның мөһим социаль проекты булып тора, аның ярдәмендә 131 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк.
Хөрмәтле төзүчеләр! Шәһәр халкы исеменнән намуслы һәм иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сезнең ярдәм белән быел 90 еллык юбилеен билгеләп үтүче Яр Чаллы заманча, уңайлы һәм матур шәһәргә әверелде.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, хезмәт уңышлары һәм амбициоз планнарыгызның тормышка ашуын телим!
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар, төзүчеләр көне белән!

                                                                                                                                                     Н. Г. Мәһдиев,
                                                                                                                                     Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 9 август 2020, 09:10