Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүгенге көннән башлап 5 нче шәһәр хастаханәсе авыруларны күппрофильле кабул итүне яңадан башлап җибәрде. Бу хакта бүген онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. Элек медицина учреждениесе ковид-госпиталь сыйфатында эшләде. Наил Мәһдиев ассызыклаганча, тотрыклы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, медицина оешмаларында иминлек чараларын дәвам итәргә кирәк: "5 нче шәһәр хастаханәсе ковидлы госпиталь булып эшләгәндә, кайбер авырулар категорияләренә карата күп кенә мәсьәләләр, кызганычка каршы, бездә хәл ителмәде. Көндәлек тормышыбызның гадәти режимына этаплап әйләнеп кайтырга кирәк. Әмма шәхси саклану буенча барлык таләпләр үтәлергә тиеш", - диде мэр.

Бүгенге көнгә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 811 очрагы билгеле. 618 кеше сәламәтләнгән, 14 кеше вафат булган. Бүген медицина күзәтүе астында 63 кеше тора, шуларның 48е – "элемтә"ле авырулар. 6 452 кеше медицина күзәтүеннән төшерелгән.

Дүшәмбе, 10 август 2020, 08:52