Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 12 111 кеше теркәлгән, эшсезлек дәрәҗәсе 4,3% тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде. "Ел башыннан бирле түләнгән акчаларның суммасы 316 млн 235 мең сум тәшкил итте. 1 апрельдән алып хәзерге вакытта 292 млн 656 мең сум акча түләнгән. Балаларга 168 млн 544 мең сум пособие бирелгән. 6 489 эшсез граждан әлеге сумманы 10 341 балага алган. Июль аенда 1 392 кеше эш белән тәэмин ителгән, шул исәптән 381е – даими эшкә урнашкан. Август аенда 104 кеше даими эшкә урнаштырылган", - диде Татьяна Быданова.

Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 5 203 вакансия бар, шуларның 4 175 е расланган. "Эшләргә теләгән кешегә эш табарга була. Биш меңнән артык вакансия бар. Безнең алга киткән, сәнәгать шәһәрендә эш булмый калалмый", - диде Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 10 август 2020, 09:43