Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты 2030 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте: "Хөкүмәт карары буенча проект 2030 елга кадәр озайтылачак. Әлеге проект кысаларында без, мөгаен, зур, финанс яктан күләмле проектларны караячакбыз. Бу, бәлки, яңа чишелешләр, шәһәрдә күперләр булыр, ә гамәлдәге проспектларны ремонтлау гына түгел, яңа төзелеш тә башкарылыр", – диде ул.

Быел Яр Чаллыда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 680 млн сумлык ремонт ясала. Программа кысаларында Яшьлек проспектыннан Залесный проспектына кадәрге участокта Машиностроительная урамы буенча юл төзелеше, шулай ук Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр юл полотносын ремонтлау, Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр Раскольников урамын капиталь ремонтлау, Залесный проспектыннан алып Абдулла Алиш урамыннан алып Нурми Шәрипов урамы һәм Мостовая урамына кадәр ремонт эшләре бара.

Искәртеп узабыз, Ленар Сафин бүген эш визиты белән Яр Чаллыда. Министр Сидоровка бистәсендә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында тормышка ашырылган торак йорт ишегалдын ачу тантанасында катнашты. Ул шулай ук Иске Сарман һәм Машиностроительная урамнарындагы ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Дүшәмбе, 10 август 2020, 13:00