Җомга, 5 июль 2024 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонтланган С1 йорты янында ишегалды тантаналы рәвештә ачылды. Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашты.

"Соңгы елларда без юллар төзү һәм ремонтлау буенча актив эшлибез. Минемчә, ремонт белән колачланмаган юллар аз калды. Министр, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән ел саен ике миллиард сумнан артык суммага юллар ремонтлана. Бу тарих инде алтынчы ел дәвам итә", – диде Наил Мәһдиев, министрны сәламләп.

Шәһәр башлыгы «Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлануын искә төшерде. Быел Яр Чаллыда 1 млрд 279 млн сумлык 131 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, Наил Мәһдиев чаллылыларны Шәһәр көне белән котлады. Бүген, 10 августта, Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулды.
«Бүген сезнең ишегалды бәйрәмендә булу бик күңелле. Менә дигән итеп төзекләндерелгән ишегалды. Ул чыннан да, без барыбыз да балачактан күреп үскән, аннары бик озак хәтердә саклана торган урын. Бу-безнең киләчәк формалаша торган мохит. Мин сезнең өчен бик шат», - диде министр. – «Бу моңарчы күрелмәгән программа. Без биш ел дәвамында республиканың барлык ишегалларында тәртип урнаштырырга телибез. Бу әле моңа кадәр беркайчан да эшләнмәгән, шулай да безнең көчебездән килә торган әйбер. Барыгызны да Шәһәр көненә искиткеч бүләк белән котлыйсым килә, президентыбыз, шәһәр башлыгы һәм төзүчеләребез йөзеннән республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә».

Монда масштаблы ремонт йортлар төзү чорыннан бирле үткәрелмәгән. Объектта эшләрне «РБР-16» компаниясе алып барды: "Безгә нәкъ менә шушы территорияне ышанып тапшырулары аеруча шатлыклы булды, чөнки биредә безнең предприятие офисы урнашкан, күп кенә хезмәткәрләр биредә эшли генә түгел, яши дә. Шуңа күрә Сидоровка язмышына без аеруча битараф түгел", - дип билгеләп үтте компания җитәкчесе Таһир Сөнгатуллин һәм җирле халыкка эшләрне башкарганда сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Программа буенча барлык ишегалларында да алты төр эш башкарыла: юлларны, тротуарларны һәм яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр, урналар һәм балалар мәйданчыгы җиһазларын, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру.

Дүшәмбе, 10 август 2020, 12:57