Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Иске Сарман урамында ремонт эшләренең барышы белән танышты. Дорожная урамыннан Народная урамына кадәр эшләрне юл-урам челтәрен ремонтлау программасы кысаларында "РБР-16" компаниясе алып бара. Аның гомуми бәясе – 400 млн сум. 2 км дан аз гына артык озынлыктагы участокта төзүчеләр 46,5 мең квадрат метр яңа асфальт, җиде мең метр озынлыкта борт ташы салачаклар. Яңа юл полотносы дәвамында 1,5 метр киңлектәге тротуарлар барлыкка киләчәк.

Узган ел оешма Иске Сарман урамы буенча 1,5 км озынлыктагы ремонт эшләренең беренче этабын башкарган иде инде.

Ленар Сафин бетон сыйфатына игътибар итәргә киңәш итте: «Җитешсезлекләре булганны беркайчан да кабул итмәгез. Кире эшләргә мәжбүр итегез. Сыйфат белән эшләргә өйрәнегез»


30 августка асфальт-бетон катламын җәю эшләрен төгәлләргә планлаштыралар. Төзүчеләр министрга объектны октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә тапшырырга вәгъдә бирделәр.

Дүшәмбе, 10 август 2020, 13:31