ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин капиталь ремонттан соң
Залесный проспектын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук шәһәр
мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов бар иде.
2,7 км озынлыктагы машиналар йөрү өлеше һәр юнәлештә ике хәрәкәт
полосасыннан тора. Төзүчеләр асфальтның яңа катламын, монолит борт ташын
җәйделәр, юл билгеләре урнаштырдылар, җәяүлеләр кичү юлларын тәртипкә
китерделәр, юл тамгасы төшерделәр. Ремонттан соң проспект буйлап 100 яңа
яктырту баганасы, 10 тукталыш павильоны, биш җәяүлеләр юлы, дүрт ясалма
юл тигезлеге барлыкка килде. Объектта эшләрне «ПАД» МУП хезмәткәрләре
башкарды.
"Соңгы алты елда Яр Чаллы шәһәре, гадәттәгечә, юл төзелеше һәм ремонт
кысаларында, зур төзелеш булып тора. Минемчә, юл эшләрендә нинди уңай
үзгәрешләр барганын күрәсез. Бу безнең республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Шәһәр көнендә безгә килгән министрыбыз тырышлыгы. "Залесный" проспектының
бүген Европа дәрәҗәсендәге бик яхшы юлга әйләнүенә сөенергә яхшы сәбәп
бар", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Чаллы юлчыларына бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев та тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 10 август 2020, 14:25