Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Чаллының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу "Эврика" мәдәни үзәгендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да катнашты. "Юл тармагы-үзбушаткычлар, асфальт җәючеләр генә түгел, башка юл техникасы да. Иң мөһиме – сез! "Камдорстрой"ның бер коллективында гына да ике мең кеше эшли, тагын 600-700 кеше МУП "ПАД"та. Без сезнең белән берлектә шәһәрне матурлау өстендә эшлибез, бер генә урам да җимерелмәде. Без яхшы традицияләрне дәвам итәбез, яңа юллар төзибез, шәһәрне төзекләндерәбез. Яр Чаллы шәһәренең визит карточкасы булып яхшы юллар тора. Бүген юллар буенча башкарылган эшләр – Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның шәһәребезгә яхшы мөнәсәбәте нәтиҗәсе", - диде мэр сәламләү чыгышында.

Яр Чаллының юл хуҗалыгы тармагында биш меңгә якын кеше эшли.

2020 елда Яр Чаллыда барлыгы 2 млрд 200 млн сумлык юллар ремонтланачак.

Дүшәмбе, 10 август 2020, 16:00