Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Антонина Романовна Федорова һәм Клавдия Ивановна Шабанова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Юбилярны РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Скибина котлады. Антонина Романовна Федорова Алтай краеның Новомасловка авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын, аннан педагогия техникумын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшче булып йөри. 1954 елда кияүгә чыга. 1971 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Антонина Романовна 63 нче «Жемчужинка» балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куя. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Антонина Романовна «хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

Клавдия Ивановна Шабанова Ульяновск шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында тегүче булып эшли. 1980 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Клавдия Ивановна ательеда тегү остасы булып эшли. Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 10 август 2020, 16:58