Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе искәртеп узганча, быелдан башлап кредит акчаларын җәлеп итеп, ана капиталы акчаларын файдалану турында гаризаны банкта бирергә була, анда кредит ачыла. Чаллыдагы 50дән артык гаилә әлеге мөмкинлектән файдаланган - ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту өчен куллануга банк аша гариза биргән.
Әгәр сертификат хуҗалары инде булган кредитны түләүгә яки торак сатып алуга яки төзүгә кредит алган вакытта беренчел взносны түләүгә ана капиталы акчаларын сарыф итәргә карар итсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә генә кирәк.
Пенсия фондының Татарстан бүлеге 11 эре банк белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде: "ВТБ", "АК Барс Банк", "Сбербанк", "Россельхозбанк", "Акибанк", "Банк Уралсиб", "Энергобанк", "Абсолютбанк","Автоградбанк", "Альфа-Банк".
Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән Татарстанда яшәүчеләрнең Пенсия фондына килмичә, ягъни актив режимда ана сертификатын алу мөмкинлеге бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) расланган хисап язмасына ия булырга кирәк.

Сишәмбе, 11 август 2020, 13:21