Бүген III чакырылыш Шәһәр Советы депутатлары соңгы уртак утырыш үткәрде.
Алар берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар, шул исәптән ТР Дәүләт
Советына юлланган Яр Чаллы территориясендә күп фатирлы йортларда урнашкан
кибетләр һәм җәмәгать туклануы нокталары мәйданының минималь күләмен
билгеләү турында юлланган мөрәҗәгать буенча да.
Шәһәр инде 4,5 ел алга киткән социаль-икътисадый үсеш территориясе
статусына ия. Чаллы илнең 319 моношәһәре арасыннан беренче булып әлеге статусны
алды.
"Без яңа производстволар ачу өчен уңай шартлар тудырабыз, сәнәгать паркларын үстерәбез", - диде Наил Мәһдиев
Шәһәрдә биш ел эчендә 1,5 млн кв м торак төзелгән – бу 173 яңа күп
фатирлы йорт. 2200 гаилә социаль ипотека программасы буенча торак
шартларын яхшырта алган.
Безнең эшчәнлекнең тагын бер өстенлекле юнәлеше-җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү.
Шәһәрдә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында урын мәсьәләсе тулысынча хәл ителде. Шул максат белән биш ел эчендә 12 яңа балалар бакчасы төзелде.
Чаллылылар өчен иң көтелгән вакыйгаларның берсе Татар драма театрында
яңа бинага күчү булачак, анда хәзер ремонт эшләре бара. Моннан тыш, курчак театрын урнаштыру бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла,
"Мастеровые" рус драма театры өчен яңа бина төзелешенә проект
документациясе эшләнде.
"Өченче чакырылыш Шәһәр Советы 41 утырыш үткәрде, анда 479 карар
кабул ителде. Без сезнең белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына
инициативаларны актив этәрдек, шәһәргә федераль һәм республика
бюджетлары акчаларын җәлеп иттек. Күп кенә карарлар социаль юнәлешле
булды, гражданнарның төрле категорияләренә ярдәм чараларын түләү, кече
һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләрен регламентлаштырды.
Икътисадый вәзгыятьнең начарлануы шартларында Шәһәр Советы һәм Башкарма комитет карары белән 24 күчемсез мөлкәт арендаторларына 8,2 млн сумлык аренда түләвен азат
итү һәм кичектерү рәвешендә ярдәм чарасы тәкъдим ителде.
Шәһәр Советында депутатлар биш комиссиядә эшләде. Һәр комиссия үз
бурычларын шәһәр үсешенең төп юнәлешләре нигезендә уңышлы хәл итте. Биш
ел эчендә вәкаләтле органның даими комиссияләре тарафыннан 280 утырыш
уздырылган, аларда 1735 мәсьәлә каралган.
III чакырылыш Шәһәр Советы эшчәнлеге чорында без бергә сайлаучылар
мәнфәгатьләрен якладык һәм шәһәр халкы белән элемтәдә тордык.
Күпчелегебез депутат вәкаләтләрен депутат эшен бәяләүнең төп индикаторы
гражданнарның ышанычы дигән принциптан чыгып башкарды.
Шәһәр Советы еш кына хәйрия һәм социаль әһәмиятле акцияләр һәм проектлар
инициаторы булды. Бу ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм
ит” һәм “Үз мәктәбеңә булыш” акцияләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарына
һәм тыл хезмәтчәннәренә, күп балалы гаиләләргә һәм аз керемле шәһәр
халкына ярдәм күрсәтү. Чаллылыларга быел сезнең тарафтан зур ярдәм күрсәтелде - яңа
коронавирус инфекциясе таралу чорында аеруча.
Сезнең республика хәрәкәтендә катнашуыгыз нәтиҗәсендә "Ярдәм
янәшә! Помощь рядом!", "Стоп Корона" акциясе йөзләгән Чаллы гаиләсе һәм ялгыз
яшәүче гражданнар азык-төлек җыелмалары алды. Сез сәламәтлек саклау
учреждениеләренә индивидуаль яклау чараларын сатып алуда ярдәм иттегез,
аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм күп балалы гаиләләргә читтән торып уку
мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан, планшетлар һәм ноутбуклар бүләк
иттегез.
Шәһәр Советы үзенең эшчәнлеген ачык алып бара. Утырышларны трансляцияләү
шәһәрнең рәсми сайтында Интернет челтәрендә он-лайн режимында уза.
Шәһәр Советы карарлары «Чаллы хәбәрләре», «Шәһри Чаллы» газеталары
битләрендә басылып чыга һәм шәһәрнең рәсми сайтында, Татарстан
Республикасының хокукый мәгълүмат порталында pravo.tatarstan.ru
урнаштырыла.
Соңгы биш ел дәвамында без Шәһәр Советының уңышлы эшенең нигезе -
шәһәрнең Башкарма комитеты белән нәтиҗәле хезмәттәшлекнең булуына
берничә тапкыр инандык.
Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый актлар эшләү һәм
кабул итү процессы Башкарма комитет белән берлектә оештырылды.
Норматив актларга үзгәрешләр кертү мәсьәләләрендә конструктив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек
Шәһәр Советы белән шәһәр прокуратурасы арасында барлыкка килде. Безнең
уртак эшебез хокукый яктан камил карарлар кабул итәргә,
муниципалитетның норматив-хокукый базасын камилләштерергә мөмкинлек
бирде.
Вәкиллекле орган исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенә, Контроль-хисап
палатасы Рәисенә, шәһәр прокурорына, Россия Федерациясе һәм Татарстан
Республикасының Чаллы шәһәре буенча территориаль органнары
җитәкчеләренә, район администрацияләре башлыкларына, Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасарларына, идарә башлыкларына шәһәребез үсеше буенча
тыгыз, эшлекле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле депутатлар! Шәһәр Советында лаеклы һәм нәтиҗәле эшләвегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Сез югары профессиональлек,
инициативалар күрсәттегез, башкарма хакимият органнары, сайлаучылар
белән тыгыз элемтәдә тордыгыз, шәһәркүләм бурычларны бергәләп хәл итүгә йөз
тоттыгыз, тулаем алганда, икътисад һәм социаль өлкә үсеше, шәһәрдә
тормыш сыйфатын күтәрү өчен күп эш башкардыгыз. Өченче чакырылыш Шәһәр
Советы дүртенче чакырылыш депутатлары эшен башлау өчен яхшы старт
мәйданчыгы әзерләде – норматив-хокукый база өлешендә дә, вәкиллекле
органның эш тәҗрибәсе өлешендә дә", - диде Наил Мәһдиев, чыгышын
тәмамлап.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 11 август 2020, 18:28