Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген III чакырылыш Шәһәр Советы депутатлары соңгы уртак утырыш уздырды, алар анда үз эшчәнлегенә йомгак ясады. Дүрт депутатка шәһәр мэры Наил Мәһдиев «ТАССР оешуга 100 ел» истәлекле билгеләрен тапшырды. Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткәне өчен шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасы һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе урынбасары, "Татэнерго" АҖ филиалы "Чаллы җылылык челтәрләре" директоры Айрат Зәйнуллин бүләкләнде.

Шәһәр һәм республика файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен түбәндәгеләр бүләкләнде: шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия әгъзасы, "Камгэсэнергострой" капиталь төзелеш идарәсе ҖЧҖ генераль директоры Альберт Петров һәм шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе, «КамГЭСэнергострой» ҖАҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Сергей Ямашев.

Гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Ләлә Камалетдиновага «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Сишәмбе, 11 август 2020, 18:58