Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Яр буе паркын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Чара парк эчендә оештырылды. Җәмәгать киңлеген үзгәртеп кору буенча үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен яңгыратуга экологик хәрәкәтләр, Башкарма комитет вәкилләре, архитекторлар, битараф булмаган чаллылылар җыелды.

Җыелучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сәламләде. "Парк безнең шәһәрнең энҗе бөртеге булып тора һәм бу энҗе бөртеген матурлап тотарга кирәк. Паркта тормышка ашырырга мөмкин булган креатив идеяләрне яңгыратырга тәкъдим итәм. Без "Архитектура десанты" белән бергә иң яхшыларын сайларга тырышачакбыз. Безгә чаңгычылар, биатлончылар, велосипедчылар, җәяүлеләр мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, паркта спорт белән шөгыльләнергә, эт белән йөрергә яратучылар да бар. Янәшәдә генә ипподром, "Тулпар" ат-спорт мәктәбе, пляж бар", - диде җитәкче.

Иҗтимагый тыңлаулар башында катнашучылар арасында чаллылыларның кайсы җәмәгать киңлекләрендә ял итүе турында сораштыру үткәрелде.

Фикер алышу барышында Чаллының өлкән буын кешеләре урман массивының 60 ел элек кулдан төзелүен һәм шуңа күрә агачларны саклап калу мөһим булуын искә төшерделәр. Паркның гомуми мәйданы – 300 га. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова яшь парлар өчен сукмак ясарга тәкъдим итте.

Аннары катнашучылар алты төркемгә бүленеп, ярты сәгать дәвамында язма рәвештә тәкъдимнәр тупладылар, ә аннары аларны тәкъдим иттеләр. Чаллылылар кече архитектура формаларын урнаштыруга, рәссамнар өчен зоналар, балалар өчен мәйданчыклар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү өчен балалар шәһәрчеге барлыкка килүгә игътибар иттеләр.

Тәкъдимнәр арасында-чаңгы трассасы булдыру фикере яңгырады. Аны Ф. Табиев яр буен тоташтырып үткәрергә тәкъдим итәләр. Паркта чаңгы һәм биатлон белән шөгыльләнү өчен 5 км озынлыктагы трасса бар. Кайбер кешеләр мондый тәкъдимгә каршы чыгыш ясадылар, чөнки, алар фикеренчә, чаңгы трассасы күп санда агачлар кисүне таләп итәчәк. Йөгерү һәм скандинавия йөреше яратучылар өчен дә шартлар булдыруны сорадылар. Футбол, волейбол өчен берничә зона бүлеп бирергә, шулай ук аэройога өчен 10-15 урынга исәпләнгән зона оештырырга тәкъдим иттеләр.

Яр буе буенда ишкәк ишү өчен су стадионын, «Навигатор» яхта клубы базасында гаилә ялы лагерен булдыру, балалар җилкәнле спортын үстерү, парк аша узучы ат трассасын киртәләү, зоопарк территориясен төзекләндерү турындагы идеяләр дә яңгырады. Чаллылылар парковканы киңәйтү, җәяүлеләр юлларын төзекләндерү, ел әйләнәсе бәдрәфләр, эскәмияләр, чүп савытлары җиһазларын урнаштыру кирәклеген билгеләп үттеләр. Иҗтимагый фикер алышуларда катнашкан һәр кешенең теләкләре исәпкә алынды. Чаллылыларның фикерләре паркны проектлау өчен техник бирем төзегәндә исәпкә алыначак. "Табигатьне сакларга кирәк. Паркка керү һәм кирәкле инфраструктура бирүне билгеләргә кирәк. Бу-шәһәр үзәгендә урнашкан зур парк һәм ул халыкның таләпләренә җавап бирергә тиеш", - дип ассызыклады "Архитектура десанты" бюросының өлкән архитекторы Константин Самарцев.

Чәршәмбе, 12 август 2020, 10:04