Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча гына, контакт-үзәкнең 30-42-42 яки 074 номерлары буенча, «кодлы сүз»дән файдаланып алырга мөмкин.

Кодлы сүз – шалтыраткан кешене идентификацияләү ысулы ул, шәхси урынын алмаштыра. Гамәлдәге закон нормалары буенча, код сүзеннән башка, Пенсия фонды белгечләре шәхси мәгълүматлар булган сорауларга телефон аша җавап бирә алмый. Шулай итеп, шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәсьәләләр буенча читтән торып консультацияне бары тик контроль мәгълүмат ияләре, ягъни «кодлы сүз» алучылар гына алырга мөмкин. Хәзер Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru гражданинның Шәхси кабинетында («кулланучы профильләре» өстәмә битендә) «кодлы сүз»не күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, аны гражданин мөстәкыйль сайлый, ул бары тик аңа гына билгеле булачак.

"30-42-42 яки 074 телефоннарына шалтыратып һәм яшерен кодны атап, чаллылылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны ала алалар, шул исәптән шәхси мәгълүматларны да, килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү мөмкинлеге бирелә", - дип билгеләп үтте Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «шәхесне идентификацияләү өчен код сүзеннән файдалану турында» гаризаны шулай ук РПФның теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә дә бирергә мөмкин. Бу процедура Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды территориаль органнарының клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүгә алдан язылу буенча башкарыла.

Чәршәмбе, 12 август 2020, 13:43