Бүген Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Тантаналы чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул
чаллылыларны истәлекле вакыйга белән котлады һәм 20 гаиләгә ана капиталы
сертификаты тапшырды.
"Баланың дөньяга килүе иң зур бәхет. Мин сезне гаилә тормышында бу
мөһим вакыйга белән котлыйм", – диде Наил Мәһдиев.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программа Яр Чаллыда 2007 елдан бирле
тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 46 меңнән артык сертификат бирелгән.
Күпчелек гаиләләр – 35,5 меңнән артык, ана капиталы акчаларын торак
шартларын яхшыртуга юнәлдерделәр.
Сертификатлар тапшырудан тулы фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең Вконтакте рәсми төркемендә карагыз.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 август 2020, 15:25