Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 65 комплекста ишегалды бәйрәме узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды.

Ул 65/01 йорт территориясен карап чыкты һәм биредә яшәүчеләр ясаган чәчәк композициясен билгеләп үтте: "Бу – яхшы үрнәк. Һәр подъезд каршында да шундый матур чәчәк композицияләре була алыр иде. Әлеге микрорайонда битараф булмаган кешеләр бар һәм бу бик шәп", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

"Шәһәр яшәрүен, эшләвен һәм үсүен дәвам итә. Юллар, мәктәпләр төзибез. Соңгы биш елда дүрт мәктәп төзелде. Шуларның берсе биредә. Миңа анда шулкадәр күп беренче сыйныф булачак, диләр - 1 "П"га кадәр хәтта. Бу балаларның күп саны беренче сыйныфка барачагы турында сөйли. Безгә мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары кирәк. Без 65 комплекста физкультура-сәламәтләндерү спорт объекты төзү турында уйлыйбыз. Урынны карадылар. Кыскасы, биредә үсеп килүче буын өчен социаль инфраструктура булыр дип уйлыйбыз", – диде мэр.

Моннан тыш, шәһәр башлыгы шәһәрдә алданган өлешчеләр проблемасы да хәл ителүен искә төшерде: "Киләсе атнада без алданган өлешчеләр проблемасын 65/10 йорты буенча хәл итәбез, калган йортны файдалануга тапшырабыз. Ярты айдан соң гына 65/03тә алданган өлешчеләр проблемасын ябабыз. Һәрхәлдә, бу проблеманы хәл итеп бетерәчәкбез", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Пәнҗешәмбе, 13 август 2020, 09:02