15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз
Мифтахетдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта янгын локальләштерелгән,
шулай ук үзәк буенча төп учак сүндерелгән. Хәзерге вакытта су сибү һәм
җыештыру эшләре бара.
"Кем зыян күргән, кемнең йортлары януын, милекчеләрен ачыклаячакбыз. Безнең яктан нинди ярдәм кирәк булса, ул күрсәтеләчәк. Минемчә, иртәгә иртән барлык мәгълүматлар да булачак. Хәзер тулы ачыклык юк. Әлегә эчке якта ниләр булганын белмибез. Моны эшләр тәмамланганнан соң гына белергә мөмкин булачак. Зыян күрүчеләрне сораштырганнан соң гына ачыклык кертеләчәк", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өйләре янгыннан зыян күргән кешеләрне урнаштыруда Камазжилбыт ярдәм итәргә әзер: "Кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Беренче этапта кирәк булган бөтен нәрсәне, ә иртәгә кемгә нәрсә һәм нинди күләмдә кирәклеген өйрәнәчәкбез. Без кешеләрне ярдәмсез калдырмыйбыз. Мондый авыр тормыш шартларында кешеләрне ташларга ярамый", - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Вакытлыча Рябинушка бистәсендә йортларда ут юк. Якын арада "Горсвет" халыкны яктылык белән тәэмин итү өчен дежур генераторлар китереп бирәчәк. Башкарма комитет янгын зонасында булган кешеләрне чыгару өчен автобус оештыра.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең соңгы мәгълүматлары буенча, бер йорт һәм алты хуҗалыкның каралты-курасы янган. Янгын сүндерүчеләргә биш күрше йортка янгын чыгу куркынычын бетерергә мөмкин булды.
Тулырак мәгълүмат иртән биреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 август 2020, 21:11