Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы тарафыннан Олимпия резервы спорт мәктәпләре, яшьләр-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында уздырылган "2019 ел буенча Татарстан Республикасы рейтингы" республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, олимпия резервының муниципаль мәктәпләре төркемендә беренче дүрт урынны Чаллы спорт мәктәпләре яулады:

1 урын - "Кэмпо" олимпия резервының көрәшләр спорт мәктәбе (ВТФ тхэквондо бүлекчәсе); 2 урын - "Олимпийский" олимпия резервы спорт мәктәбе (дзюдо, йөзү, бокс); 3 урын-олимпия резервының М. Ш. ис. "Витязь" спорт мәктәбе(спорт көрәше бүлеге); 4 урын - "Дельфин" олимпия резервы спорт мәктәбе (йөзү, синхрон йөзү, нәфис гимнастика). Конкурста Татарстан Республикасының 170 спорт учреждениесе катнашты.

Пәнҗешәмбе, 13 август 2020, 17:36