Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллы дәүләт татар драма театры ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар прозаигы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен ала. Бу хакта театрның яңа бинасында беренче тапкыр узган хезмәт коллективы белән очрашуда хәбәр иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Яр Чаллыда Чаллы дәүләт татар драма театры өчен иң яхшы исемгә конкурс игълан ителгән иде. Шуның нәтиҗәсендә шәһәр халкыннан 187 гариза килде, анда чаллылылар 200дән артык исем тәкъдим иткән. Аяз Гыйләҗев - утызлап драма әсәре, якын һәм ерак чит илләрдәге татар, рус һәм башка телләрдә иллеләп китап авторы. Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын жир» пьесасы Фаил Ибраһимов куелышында Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының визит карточкасы булды.
Ирада Әюпова бинаны ремонтлау барышын бәяләде һәм коллектив белән аралашты.

Татар драма театрының яңа бинасы август аенда ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Яңа театр сезонында тамашачыларны биш спектакль көтә.

Пәнҗешәмбе, 13 август 2020, 16:46