Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, журналистлар белән әңгәмә вакытында, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Рябинушка бистәсе халкына янгыннан зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды.

"Ситуациягә тулы анализ ясалгач, тиешле документлар әзерләнгәндә, ул чакта без карар кабул итәчәкбез. Дүшәмбе көнне зыян күләме буенча нәтиҗәләр күрербез, адреслы ярдәм кирәк булган кешеләрнең конкрет фамилияләрен күрербез дип уйлыйм. Без, сүзнең кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге турында баруын аңлап, һәлакәт булган урынга бардык. Әгәр безгә барыбер булса, без моны эшләмәс идек. Һичшиксез, без катнашмыйча калалмыйбыз. Без алданган өлешчеләр проблемасын хәл итә башлагач, мин чын күңелдән: «без үзебезнекеләрне ташламыйбыз», - дигән идем. Бу янгыннан зыян күргән гражданнарга да кагыла. Янгын-ул куркыныч нәрсә. Ул шунда ук кешеләр эшләгән бөтен нәрсәне юкка чыгара. Тормышта төрле хәлләр була. Һәркем белән шундый хәл булырга мөмкин. Без кешеләргә ярдәм иттек. Бездә маневрлы муниципаль фонд бар, ведомство тулай торагы бар. Әмма зыян күрүчеләр туганнарыбыз һәм якыннарыбызда яшәп торачакбыз дип рәхмәт белдерделәр. Бу хәлнең тулы күренеше барлыкка килгәч, кемгә һәм нәрсә белән ярдәм итәргә кирәклеген хәл итәчәкбез", - дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, чәршәмбе көнне, 12 августта, Яр Чаллы территориясендә урнашкан Рябинушка бистәсендә янгын чыккан иде.

Җомга, 14 август 2020, 17:04