Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Рябинушка бистәсендә янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр дәвам итә. Зыян күрүчеләргә Комсомол районы администрациясе, шәһәр хезмәтләре һәм предприятиеләре булыша. Комсомол РЭСы электрчылары тарафыннан йортларда яктырту эшләре яңадан торгызылды.

"Горкомунхоз" предприятиесе бункерлар бирде һәм зур габаритлы чүп-чар чыгаруны тәэмин итте, "Горзеленхоз" агач калдыкларын түләүсез кабул итте.
Ярдәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев тарафыннан күрсәтелде. Янгыннан зыян күргән кешеләргә бистәдә дә ярдәм итәләр. "Рябинушка" территориаль иҗтимагый үзидарәсе әгъзалары өмә оештырдылар.

Шимбә, 15 август 2020, 14:37