Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды башлыгы Рөстәм Юмагулов 12 августта Рябинушка бистәсендә булган янгын нечкәлекләре турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Ульянов ур., 2 йорт адресы буенча янгын чыгу турында хәбәр 18:54 минутта килеп ирешә. "Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, янгынның таралу куркынычы булмый. 55 нче янгын-коткару часте тарафыннан чакыру урынына ике автоцистерна һәм бер янгын автобаскычы җибәрелә. Чакыру урынына ике минуттан дежур торучылар килеп җитә. Бу вакытта Ульянов урамындагы 2а, 2б, 2в йортларындагы агач һәм кирпеч биналары яна. 250 кв метр мәйданда утның торак йортларга таралу куркынычы була. Бистәдә яшәүчеләр янгынны үз көчләре белән янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче сүндерергә тырыштылар. Шаһитлар сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр өйдән үзләре чыга. Йорт эчендә беркем дә калмый", - диде ул, янгынның 21:25тә бетерелүен, 00:55кә кадәр зыян күргән корылмаларны сүтү эше баруын ассызыклап.

Рөстәм Юмагулов билгеләп үткәнчә, янгынның көчәюенә яну турында хәбәрнең соңрак килеп ирешүе  сәбәп булган, шулай ук алты йортта агач һәм бүрәнәле ишегалды корылмаларында янгынга каршы өзеклекләр булмаган.

"Алты йортта ишегалды корылмалары, шулай ук Чайковский урамындагы өлешчә бер торак йорт янды. Ут ике йортның тышкы өлешләренә зыян килгән. Югары температура йогынтысында тагын дүрт йорт төрле дәрәҗәдә зыян күрә. Хәзерге вакытта, янгын факты буенча, Яр Чаллы шәһәре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тарафыннан РФ ҖК 68 маддәсе нигезендә "Саксызлык нәтиҗәсендә милекне юк итү яки зыян китерү" буенча җинаять эше кузгатылды. 13 кеше зыян күрде. Зыянның гомуми суммасы 12 млн 655 мең сум тәшкил итә. Янгынның якынча сәбәбе – мич җиһазларының төзек булмавы", - диде янгын хезмәте башлыгы.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, докладчы чыгышын шәрехләп, бүген, зыянның масштабларын тагын бер кат бәяләү өчен, вакыйга урынына чираттагы чыгуын билгеләп үтте. "Аңлашыла ки, матди зыянны тулысынча кайтара алмыйбыз. Әмма, торакны салкыннар башланганчы торгызырга кирәк", - дип ассызыклады ул. Исегезгә төшерәбез, шәһәр башлыгы янгын чыккан көнне бистәгә чыкты.

Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов бистәдә янгыннан соң өмә үткәрелүе турында хәбәр итте.

Дүшәмбе, 17 август 2020, 10:46