Яр Чаллыда эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм
социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Мэрия бинасында ул
гражданнарны кабул итте. Министрга эшкә урнашу һәм эшсезлек буенча
түләүләргә бәйле мәсьәләләр белән 10га якын шәһәрдәшебез мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, эш визиты барышында министр шулай ук социаль учреждениеләрне ремонтлау барышы белән дә танышты. Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда республика бюджетыннан 13 млн сумга дүрт учреждение яңартыла. Бу-инвалидлар һәм картлар йорты, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр өчен социаль адаптация үзәге, "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют, "Солнышко" балалар өчен тернәкләндерү үзәге. "Капиталь ремонт программасы, гадәттәгечә, министрлыкның һәм шәхсән минем ныклы контролемдә тора", – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 17 август 2020, 14:30