Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр, социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламага ия булучылар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Тапшырылган гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина препаратларын куллану, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау буенча туклануның махсуслаштырылган продуктлары, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрүне үз эченә ала.

"Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль "льготниклар"га ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Бүгенге көндә Чаллыда 37 меңнән артык кеше дәүләт социаль ярдәмен ала", - дип билгеләп үтте Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов.

Дару препаратларын дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама – социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрүне күздә тота.

Дүшәмбе, 17 август 2020, 16:17